Бөтендөнья театр көнендә "Театраль Идел буе" балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләренең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Апуш» балалар татар театр студиясе «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә җиңеп, I урынны яулады.
Студентларның хезмәт отрядлары Республика үзәге базасында «Стройотрядчылар» театр коллективы («Россия студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Все Мы..» спектакле белән топ-10га «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләр» номинациясендә кертелде. “Театраль Идел буе” балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында I урынны “А зори здесь тихие” эше белән Татарстан Республикасыннан рәссам Милана Муталибова алды.
«Иң яхшы режиссер эше» индивидуаль номинацияләрендә жюри «Мәкәрҗәдә театр» спектакленең режиссерлары Миләүшә Шәйхетдинова һәм Зөлфия Вәлиеваны, шулай ук әлеге спектакльнең сәнгатьчә бизәүчесе Анастасия Бузунеевны «Иң яхшы сәнгатьчә бизәү» номинациясендә билгеләп үттеләр.