Бу фестиваль ике елга бер тапкыр уздырыла, ә 2026 елда ул Халыклар бердәмлеге елына һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Бу көнне Әлмәт Татарстанның көньяк-көнчыгышы вәкилләренең очрашу урыны булды. Баулылар фестивальдә талантлары һәм иҗади номерлары белән балкып, үзләренең кече ватаннарын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Зона этабы программасы бик бай булды: сәхнәгә 70 тән артык катнашучы чыкты, аларның һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр сайлап алынды, киләчәктә алар республика дәрәҗәсендә җиңү өчен көрәшне дәвам итәргә Казанга юл тотачак.
Фото: Баулы районы Мәдәният йорты