Баулы районынан гаилә республика конкурсында җиңү яулады

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Тавыш бирү йомгаклары буенча өченче урынны Баулы районының Хансөяр авылыннан Ильяс һәм Гөлчәчәк Ибраһимовлар гаиләсе алды.

- Без бу конкурста җиңәрбез дип уйламаган да идек, – ди Гөлчәчәк Ибраһимова. - Ишегалдын башка елларда да гирляндалар белән генә бизәдек, ә быел агач-йомычка плитәсеннән, ягъни ДСПдан сыннар ясарга булдык. Аны кискәләп Кыш бабай, Кар кызы, ат, куян, тиен ясадык. Тагын да матуррак булсын өчен, чана һәм бүләкләр салынган капчык ясадык. Шулай итеп бездә үзенчәлекле бәйрәм картинасы барлыкка килде. Барысында да кызыбыз Илсөя булышты.

Ибраһимовларга конкурста катнашырга авыл җирлеге башлыгы һәм авылдашлары тәкъдим иткән.

- Безнең йортыбыз авыл үзәгендә, клуб янында. Урам буйлап йөреп кайтырга чыккан кешеләр соклануларын яшермәделәр, күпләр фотога төшү өчен махсус килделәр. Эш кемгәдер ошый һәм шатлык китерә икән, яки мактыйлар икән, димәк, юкка гына тырышмаганбыз. Безнең эшебезне хуплаган кешеләргә рәхмәт.

Фото: «Татар-информ»МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International