Баулыда Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен (Рамазан гаете) билгеләп үтәчәк. Ул изге Рамазан аеның, ураза тотуның, рухи чистарынуның тәмамлануын билгели. Баулы районы мөселманнары мәчетләрдә тантаналы намазга җыелачак.

Район мөхтәсибәте мәгълүматлары буенча, Гает намазы 20 март көнне барлык мәчетләрдә дә иртәнге 06:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Булат Минәҗев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International