Яз көне бозга чыгу куркыныч була торган вакыт! Елга һәм сулыклардагы бозның кояш ныграк җылытуы тәэсирендә көн саен ныклыгы югала.
Юка боз өсте - югары куркынычлык зонасы. Зинһар, балалар белән әңгәмәләр үткәрегез һәм үзегезне куркыныч астына куймагыз!
Куркынычсызлык кагыйдәләрен исегездә тотыгыз:
Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда бозга чыкмагыз.
Аяк белән баскалап бозның ныклыгын тикшермәгез.
Боздагы ярыкларга һәм тиз агымлы урыннарга якын бармагыз.
Боз кар белән капланган урыннар бигрәк тә куркыныч.
Боз өстенә транспорт чараларында чыкмагыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта "112" номерына шалтыратыгыз.