Баулылар «Закон территориясе» республика конкурсында җиңүче булдылар

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында узды.

«Закон территориясе» конкурсы

Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Эчке Эшләр Министрлыгында узды.

«Закон территориясе» конкурсы оешмаларның, шәһәрләрнең һәм авыл җирлекләренең казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә уңай тәҗрибәне хуплау, яшүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый тәрбияләү практикаларын тарату, 
урыннарда хокук бозуларны профилактикалау максатынан үткәрелә.

Конкурсны республика Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештырды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР ЭЭМ министры Дамир Садретдинов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. 

Алар хокук тәртибен ныгытуда һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә уңышларга ирешкән баулыларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

 "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Әлфия Зәбирова, "Балигъ булмаганны җәмәгать тәрбиясенә керткән өлеше өчен" номинациясендә "Яшьләр дөньясы" үзәге методик бүлеге мөдире Радэль Галимуллин бүләкләнгән. 


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International