Баулы районы МХО зонасына 40 тонна гуманитар ярдәм озатты

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Нәтиҗә бар!» дип аталган төбәк хисап-программа форумы башланыр алдыннан 36 нчы гуманитар колоннаны Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү булды. Колоннага стартны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

Колонна Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре инфраструктурасын торгызу, хәрби госпитальләргә, МХО сугышчыларына һәм җирле халыкка ярдәм итү өчен билгеләнгән 250 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән 17 йөк машинасын үз эченә алган. Йөк Татарстан муниципаль районнары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар һәм профсоюзлар тырышлыгы белән формалаштырылды.

Баулы районы да гомуми колоннага үз өлешен кертте, МХОда катнашучы егетләргә, Лисичанск һәм Рубежное халкы өчен 40 тонна кирәкле йөк җибәрде.

Колоннаны партия һәм яшьләр оешмалары вәкилләре озата барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International