Баулы хореография коллективы «Сандугач сайрар ил» фестивалендә бүләкләр яулады

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында «Сандугач сайрар ил» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты Региональ фестивале узды. Әлеге чара тамашачылар һәм катнашучылар өчен чын сәнгать бәйрәме булды.

Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге «ASLTASH» эстрада һәм заманча бию студиясендә катнашучылар – «Асылташ» хореография коллективы аеруча уңышка иреште. Жюри алдына коллективның «Кызылъяр» һәм «Изумруд» төркемнәре чыкты һәм алар икесе дә югары бүләкләргә лаек булдылар. 

"Кызылъяр" төркеме тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын "Бәхет галошларда түгел" биюе белән әсир итте. Эмоциональ башкару, килешле хәрәкәтләр һәм оригиналь куелыш коллективка I дәрәҗә Лауреат исеме китерде.

«Күңелле балачак» композициясе белән «Изумруд» төркеме чыгышы да сокландыргыч булды. Әлеге коллектив III дәрәҗә Лауреат исемен алды.

Фото: Кызылъяр мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International