Язгы ташу чыккан очракта халыкның йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын профилактикалау максатында Роспотребнадзор идарәсе йорт яны участогын, торакны су басу куркынычы булганда:
- территорияне җыелган чүп-чардан җыештырырга, шакшы сулар чокырларын һәм ишегалды бәдрәфләрен чистартырга һәм зарарсызландырырга;
- хуҗалык корылмаларын, подвалларны, келәтләрне кирәксез, иске әйберләр, мебель, чүп-чар белән чүпләмәскә;
- хуҗалык һәм торак биналарында тишекләр һәм ярыкларны томалап, ямап куярга, кимерүчеләрне юк итү эшләрен башкарырга;
- су коеларын капкачлар белән җиһазларга, кое бураларын төзек һәм чиста тотарга;
- суны һәм азык-төлек продуктларын ябык савытларда, кимерүчеләр өчен мөмкин булмаган урыннарда сакларга, шешәләргә салынган су запасын, азык-төлекне озак яраклылык срогы булган запас итеп ясарга, аларны мөмкин кадәр югарырак, ташу сулары җитми торган урыннарга урнаштырырга.
Су басу чорында эчү һәм ризык әзерләү өчен бары тик шешәләргә салынган яки кайнатылган су гына кулланыгыз. Су басу урыннарындагы чишмәләрдән су эчмәгез һәм хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен табигый сулыклардан файдаланмагыз. Язгы ташу сулары белән чыланган азык-төлек продуктларын кулланмагыз, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чи килеш ашаганда аларны шешәләргә салынган яки кайнатылган су белән яхшылап юыгыз, өсләренә кайнар су сибегез. Авыруның беренче билгеләре булганда, үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, кичекмәстән дәвалау-профилактика учреждениесенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.
Су басудан соң ишегалдын ташкын китергән чүп-чардан чистартыгыз, пычрак куллардан инфекция организмга эләкмәсен өчен, өй яны участогында эшләгәндә кулларны саклау чараларын кулланыгыз, перчаткалар киегез,эш вакытында ашамагыз һәм тәмәке тартмагыз; ә тузан барлыкка килү белән бәйле эшләрне башкарганда авызны һәм борынны медицина битлеге яки марля белән каплагыз. Өй янындагы участокта эшләгәннән соң, бәдрәфкә кергәннән соң һәм ашар алдыннан кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз. Территориядә дезинфекция ясау өчен хлорлы дезинфекцияләүче препаратлар (хлорамин, кальций гипохлориты һ.б.) кулланыла.
Коены (скважинаны) тулысынча суыртып һәм дезинфекцияләп чистартыгыз. Су пробаларын лаборатор тикшергәннән соң һәм аның куркынычсызлыгы турында бәяләмә алганнан соң гына суны хуҗалык-көнкүреш һәм эчү өчен файдаланырга мөмкин. Ишегалды бәдрәфен рөхсәт ителгән дезинфекцияләү чаралары белән зарарсызландырыгыз. Эшкәртү хлорлы дезинфекцияләүче препаратның эремәсен салу юлы белән башкарыла. Эремәләрне инструкция буенча, кирәкле күләмдә суда эретеп әзерләргә кирәк.