Баулыда мөһим иҗтимагый вакыйга - район үзәк хастаханәсе янында урнашкан паркны үстерү концепциясе турында фикер алышу әзерләнә.
Инициатива Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм MIRIADA GROUP ярдәмендә уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Иҗтимагый фикер алышу 17 мартта 18:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында узачак.
Катнашучылар территорияне төзекләндерү буенча үз теләкләрен әйтә, паркның нинди булырга тиешлеге турындагы идеяләре белән уртаклаша, озак еллар бу зонаның йөзен билгеләячәк проект детальләре турында фикер алыша алачак.
Халыкның идеяләре финал проектының нигезенә ятачак. Бу шәһәр үсешенә йогынты ясау һәм ял итү өчен уңайлы пространство булдыру өчен реаль шанс.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен park.tatar сайтына керегез.
Фото: Булат Минязов