Баулыда юбилей картинг-турниры узды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Баулы районында «Пегас» яшүсмерләр клубы тренеры Эмиль Алаев истәлегенә багышланган кышкы картинг буенча ярышлар узды. Унынчы ачык стартлар Кызылъяр авылында узды һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш ярышлары сериясенең бишенче этабы булды. 

Ярышларга Татарстан һәм Башкортстаннан йөздән артык катнашучы килгән иде. Спортчылар белән бергә чарада шәһәр һәм район җитәкчеләре, Эмильнең дуслары, әти-әнисе һәм Баулы халкы катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан Эмиль Алаевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Эмиль Алаев балачактан спорт белән шөгыльләнгән, ә 2013 елдан үзен тулысынча автомотоспортка багышлаган. Ул үз юнәлешендә Татарстанның беренче чемпионы булган һәм тәрбияләнүчеләр өчен остаз һәм үрнәк булып, күп еллар яшь спортчыларны әзерләү белән шөгыльләнгән.

Финал ярышлары 11 техник класста узды. Баулы районы данын «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге каршындагы «Пегас» картинг-клубының 15 пилоты яклады.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Пегас» командасы «Не шипы» классында команда зачетында өченче урынны алды. Шәхси беренчелектә Баулы клубында тәрбияләнүчеләр шулай ук югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Павел Павловский «Чезет» классында алтын, Исмаил Абзалетдинов «Хонда А» классында икенче, ә Елисей Никерин «Хонда Б» классында икенче булды. 

Гомумкоманда зачетында "Шипы" классында "Снайпер" СТК (Яр Чаллы) җиңү яулады, икенче урынны "8 Миля" спорт клубы (Әлмәт) алды. «Не шипы» классында беренче урында - 3 нче КСШның  «Профессионал» картинг-клубы (Лениногорск), икенче урында — «Ялкын» клубы (Сарман), өченче урында Баулының «Пегас» клубы.

Фото: «Яшьләр дөньясы»ММЦ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International