12 мартта, 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы шәһәре, Пионер ур., 19 йорт) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Эшмәкәрләрне «ачык ишекләр» бердәм көнендә 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефон номерлары аша алдан язылу буенча буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк булачак.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без сезне «Бердәм ачык ишекләр көне»нә алдан язылу буенча консультациядә көтеп калабыз!