Баулыда Ватанны саклаучылар хөрмәтенә концерт үтте

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Бәйрәм чарасы кунакларын мәдәният йорты холлында районның казанышларын һәм тарихын, мәктәп укучыларының проектларын чагылдырган күргәзмә каршы алды. Кунаклар шулай ук Баулы районы яшь армиячеләренең вальс башкаруын карадылар. 

Концерт башында сәхнәгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын чыгардылар. Залда утыручылар барысы да басып илебез һәм республикабыз гимнын тыңладылар.

Котлау сүзе белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров чыгыш ясады. Ул хәрби хезмәткәрләргә, ветераннарга, Ватан иминлеге өчен хезмәт иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Баулыларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды, сугышчыларга үлгәннән соң Россия Федерациясе Оборона министрлыгының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Батырлык ордены белән Марат Нургалиев һәм Илшат Мингбаев, Владимир Ячменев Жуков медале белән бүләкләнделәр. Эльдар Фәррахетдинов «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Һәлак булган баулыларның бүләкләрен аларның туганнары – балалары, әниләре һәм тормыш иптәшләре алды.

Алга таба юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән Әфган сугышы ветераннарын, көч структуралары хезмәткәрләрен, МХО катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча зур эш башкарган активистларны һәм волонтерларны бүләкләделәр.

Бәйрәм сәхнәсендә район мәдәният йорты коллективлары, солистлары, үзешчәннәр чыгыш ясады.

Фото: Мария Кандаурова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International