Баулылар совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуны билгеләп үттеләр

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

"Онытылмас өчен - истә тотарга кирәк" дигән истәлекле чара Җиңү паркында узды.

Бу истәлекле дата уңаеннан сугышчан пехота машинасы һәйкәле янына сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, район һәм шәһәр җитәкчелеге, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, яшьләр һәм иҗтимагый берләшмәләр активистлары, шулай ук волонтерлар һәм Баулы халкы җыелды.

Анда район башлыгы Ильяс Гозәеров, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, сугышчы-интернационалист, МХОда катнашучы Марат Фазлыев чыгыш ясады.

Баулы муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлешләре өчен һәм Баулы районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан «Баулы районы-95 ел» юбилей медале белән Әфган ветераннары: махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Фазлыев һәм район сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Флүр Сәлахов бүләкләнделәр.

Әфган, Чечен сугышында һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган барлык егетләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгына багышланган истәлекле гирлянданы 2 нче мәктәпнең яшь армиячеләре салдылар.

 Фоторепортаж түбәндәге сылтама буенча:

https://vk.com/album-41420014_308465967

Истәлекле чараны Баулы районының «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International