Елның кышкы вакытында Татарстан Республикасы территориясенең күп өлешенә кар ява, ул кешеләргә шәһәр урамнарында йөрү өчен генә түгел, төрле биналар һәм корылмаларның түбәләре өчен дә җитди проблемага әверелә. Күпләп яуган карлар, температураның кискен үзгәрешенә бәйле рәвештә, биналарның, социаль әһәмияткә ия объектларның һәм торак йортларның түбәләрен җимерелүен кисәтү максатларында, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләренә социаль әһәмияткә ия объектлардан, күпфатирлы йортлар түбәләреннән, ФАП, район биналарыннан һәм корылмаларыннан кар чистартуны тәкъдим итәргә.
Бина түбәсендә яткан кар зур массага ия, ә кар юеш булса, аның массасы сизелерлек арта. Мисал өчен, 100 кв.м мәйданлы түбәдә кар капламы 50 см калынлыгында булса, яңа яуганда карның массасы 5 тоннага кадәр, ә юеш кар - 15 тоннага кадәр җитә. Түбәдәге кар чамадан тыш артык булса конструкциянең җимерелүенә китерергә мөмкин.
Кар һәм боз сөңгеләрен түбәдән чистарту, куркынычсызлык техникасын үтәп, көндезге вакытта башкарылырга тиеш.
Түбәләрдән кар явуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы - түбәләрдән карны вакытында төшерү. Түбәләрдә кар япмасының калынлыгы 30 см дан артмаска тиеш.
Сезнең өй түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләрен күрсәгез, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре сезнең хәбәргә җавап бирергә тиеш:
гамәлдәге нормалар нигезендә үтеп баручылар алган барлык җәрәхәтләр өчен җаваплылыкны милек формасына карамастан, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, корылмалар җитәкчеләре ала. Шуңа күрә куркыныч тудырган боз яисә кар күрсәгез, Баулы шәһәре һәм Баулы районы идарәче компаниясенә яисә түбәне чистарту буенча тиешле чаралар күрергә махсус хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә мөрәҗәгать итегез;
эшләр куркынычсызлык техникасы таләпләренә туры китереп оештырылырга тиеш. Чистарту урыннарында җәяүлеләр хәрәкәтен тыя торган билгеләр куелырга тиеш. Түбәләрдән ыргытылган карны биналар хуҗалары кичекмәстән чыгарырга тиеш;
түбәдән асылынып торган кар белән өзелгән электрүткәргечне күрсәгез, кичекмәстән хезмәт күрсәтүче оешмага хәбәр итегез, аңа кагылмагыз һәм 8 метрдан да якынрак килмәгез.
Авария бригадасы килеп җиткәнче үтеп баручыларны, бигрәк тә балаларны өзелгән чыбыкка якын җибәрмәгез.
Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен әлеге эшне башкаручы оешмаларга куркынычсызлык техникасы таләпләрен төгәл үтәргә, ә гражданнарга куркыныч участокларны әйләндереп алган сигнал ленталарына игътибар итәргә кирәк.