САК БУЛЫГЫЗ! Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы бар!

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Түбәдә җыелган кар массасы куркыныч тудыра!

Һава шартларының даими үзгәрүенә, шулай ук явым-төшемнәрнең күп булуына бәйле рәвештә, бина һәм корылмаларның түбәләреннән кар һәм боз сөңгеләре төшүен кисәтү, шулай ук авария хәлләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы администрациясе түбәләрдәге кар һәм боз сөңгеләрен вакытында төшерү кирәклеген искәртә.  Биналар, корылмалар һәм башка күчемсез милек объектлары милекчеләре, шулай ук идарәче компания һәм йорт өлкәннәренә түбәләрне һәм кәрнизләрне кардан һәм боз катламнарыннан мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә чистартырга, шулай ук оешмалар һәм йорт яны территорияләрендә кар җыештыру буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International