Ел башыннан (2026 елның 11 февраленә) Татарстан Республикасы территориясендә 351 янгын теркәлгән (бу исә 13,6% яки 42 янгынга арткан, АППГ – 309), аларда 22 кеше һәлак булган (һәлак булучылар саны 83,3% яки 10 кешегә арткан, АППГ – 12). 19 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган (11,8% ка яки 2 кешегә арткан, АППГ – 17).
Төркемләп кеше һәлак булган 2 янгын булган, аларда 5 кеше һәлак булган (АППГ – 0).
22 һәлак булучының 22се торак биналарда булган янгыннарга туры килә (шәхси торак йортлар – 10, күп фатирлы торак йортлар – 12).
Янгында һәлак булучыларның яше 60 яшьтән арткан кешеләр - 15 кеше; 20 яшьтән 40 яшькә кадәр – 3 кеше; 41 яшьтән 60 яшькә кадәр - 4 кеше.
Кешеләрнең үлеменә китергән очраклар булып:
- исерек хәлдә булу - 17 һәлак булучы,
- мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеген булмаган авыру кеше - 1.
- йокы - 3.
- картлык яше - 1.
Кешеләр һәлак булган янгыннарның сәбәпләре:
- ут белән саксыз эш итү - 18;
- электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 4.
«Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында»
Электр җиһазларыннан файдаланганда:
- электр челтәрен бик күп көнкүреш техникасы белән йөкләргә, шулай ук зарарланган һәм тузган электр үткәргечләрен файдалануга юл куярга ярамый;
- исәпләү приборларын һәм саклау аппаратларын читләтеп, электр челтәренә рөхсәтсез тоташтыру тыела, чөнки бу янгын чыгу куркынычын шактый арттыра;
- электр җылыту приборларын караучысыз калдырып, кулдан ясалган һәм төзек булмаган җиһазлар кулланырга киңәш ителми;
- өйдән чыкканда, барлык электр приборлары сүнгәнме икәнен тикшерергә кирәк.
Мичләрне эксплуатацияләгәндә белергә кирәк:
- янгын чыгулар еш кына йортның чормалы япмасы һәм түбәнең агач материалдан ясалган җирләрендә килеп чыгарга мөмкин, янып китүчән материалларның критик температурага кадәр җылынуын булдырмаска тиешле янгынга каршы бүлүләр булмау яки дөрес эшләнмәү сәбәпле дә килеп чыга.
Шулай ук янгынның сәбәбе мич конструкциясенең бөтенлеген бозу булырга мөмкин, шуңа күрә мич тирәсендә барлыкка килгән ярыклар һичшиксез бетерелергә тиеш.
- төтен юлларын вакытында (3 айга кимендә 1 тапкыр) корымнан чистартырга кирәк, чөнки корым үзе янып китәргә һәм төтен юллары конструкцияләрен өстәмә җылытуга китерергә мөмкин;
- Мич тишекләре һәм бик нык җылытылган өслекләр янына көнкүреш әйберләрен куярга ярамый, алар янып китәргә мөмкин, шул исәптән утын өеп куярга да рөхсәт ителми;
- мичләрне яндырып җибәрү өчен тиз кабынучан сыеклыклар куллану, шулай ук ягыла торган мичләрне караусыз калдыру һәм аларны карауны кечкенә балаларга тапшыру тыела.
Көнкүрештә куркынычсызлык чараларын үтәгез, ут белән саксыз эш итмәгез. Ятакта тәмәке тартмагыз: нәкъ менә шул сәбәпле янгыннар еш була һәм кешеләр һәлак була! Балаларыгызга игътибарлы булыгыз һәм үзләрен генә караучысыз калдырмагыз.
Көнкүрештә куркынычсызлык чараларын үтәгез, ут белән саксыз эш итмәгез. Ятакта тәмәке тартмагыз: нәкъ менә шул сәбәпле янгыннар еш була һәм кешеләр һәлак була! Балаларыгызга игътибарлы булыгыз һәм үзегезне генә караучысыз калдырмагыз. Балаларның ут белән шаяруларын туктатыгыз, шырпыларны һәм башка кабызу приборларын ераграк яшереп куегыз! Төзек булмаган газ җиһазларын эксплуатацияләүгә юл куймагыз. Өйдән чыгып киткәндә газ һәм электр җылыту приборларының сүнгән булуына инаныгыз.
Асоциаль тормыш рәвеше алып баручы гражданнарга һәм күршеләрегезгә уяу булыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә торак биналар янгынны вакытында ачыклау өчен автоном янгын хәбәрчеләре, шулай ук янгынны тиз арада бетерү өчен беренчел янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр) белән җиһазландырылырга тиеш.
Янгын, ачык ут яки төтен ачыкланган очракта, кичекмәстән янгын сагына «101» яки «112»номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.