Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында, 2026 елның 12 февралендә, 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы шәһәре, Пионер ур., 19 йорт) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Эшмәкәрләрне «ачык ишекләр» көнендә алдан, 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефон номерлары буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтъ мөһим.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы! Без сезне «Бердәм ачык ишекләр көне»нә алдан язылу буенча консультациядә көтәбез!