Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Товар агымнары аналитикасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасының яңа цифрлы инструментын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.
Әлеге система эшкуарларга сәнәгать парклары булуга һәм дәүләт ярдәме чараларына бәйле рәвештә продукция сатуның потенциаль базары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган комплекслы чишелеш булып тора.
Цифрлы инструменттан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында, «Эшчәнлек», «Товар агымнары анолитикасы» бүлегендә (https://mert.tatarstan.ru/analitika-tovarnih-potokov.htm) файдаланырга мөмкин. Ике аналитик панель тәкъдим ителә: «Муниципаль берәмлекләр буенча товарларда һәм чималда предприятиеләрнең ихтыяҗы» (https://mert.tatarstan.ru/municipalities-needs/) һәм «Предприятиеләрнең товар позицияләре буенча товарларга һәм чималга ихтыяҗы» (https://mert.tatarstan.ru/enterprises-needs).
Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 222-88-15, доб. 212 телефоны аша алырга мөмкин (Павлова Анна Сергеевна).