4 февральдә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бу бәйрәм - гаилә тамырлары, традицияләр һәм ата-бабалар, аларның изге истәлекләре турында. Катнашучылар үз тарихлары белән сәхнәдә тере гаилә альбомы битләрен актаргандай уртаклаштылар. Иҗат номерларында, шәҗәрә презентацияләрендә һәм милли ризыкларда һәр гаиләнең уникаль тарихы җанланды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз:
1 урын - Кандауровлар гаиләсе (зона этабында район данын яклаячак!)
2 урын - Асадуллиннар гаиләсе
3 урын - Журавлевлар гаиләсе
Кандауровлар гаиләсенә киләсе этапта уңышлар телибез! Сезнең тарихлар - безнең уртак байлыгыбыз.