Баулы волонтерлары йортсыз хайваннарга ярдәм итү акциясен уздырды

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Акция башланганда балалар шәһәр сәүдә үзәгенең битараф булмаган сатып алучыларыннан йортсыз хайваннар өчен азык җыйдылар.

Волонтерлар "Дорога домой" приютына әзер азык, шулай ук ярмалар, макарон яки консервлар сатып алырга тәкъдим иттеләр. 

Акциянең икенче көнендә иреклеләр (добровольцы) этләр приютына җыелган азык-төлекне илттеләр, территорияне кардан чистарттылар, дүрт аяклы дусларын ашатып, алар белән уйнадылар.

Тулырак мәгълүмат Әмирә Низаева, Радел Галимуллин һәм Сергей Иванов фоторепортажында: (https://vk.com/album-84946244_308394880).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International