5 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә һава температурасының -25 ..-29 градуска кадәр төшүе көтелә, аязганда -30..-35 градуска кадәр җитүе ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Һава температурасы түбәнәйгәндә:
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларның урамда озак торуларын тыярга. Ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш ителә.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен ныклап киенегез, даими актив хәрәкәт итәргә тырышыгыз.
Көчле салкыннарда ерак юлларга йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Мөмкин булса, ерак юлларга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.
Туңганда беренче ярдәм:
- Әгәр дә кеше салкын алса - тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә туңу булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.
Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, кеше бик каты туңган очракта нәрсә эшләргә?
- Зыян күрүчене киендерегез. Дымлы киемнәрен салдырыгыз, җылы одеялларга төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!
- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0С булырга тиеш. Әгәр термометр булмаса, кулыгызны терсәккә кадәр суга батырыгыз. Кайнар булмаса, димәк температура яхшы. Туңган урынны суга батырыгыз һәм тире алсу төскә кергәнче һәм сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Әгәр дә битегез яки колакларыгыз туңса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (сөлгене суга батырыгыз һәм сыгыгыз).
- Киптерегез һәм төрегез. Тән тиресе алсу төскә кергәч чиста материал белән төреп куегыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармак арасына мамык шарлар куеп зарарланган тире участокларына инфекция үтеп кермәслек итеп ясарга кирәк.
- Сыеклык җитмәүне тулыландырыгыз. Алкогольдән башка җылы эчемлекләр эчәргә киңәш ителә. Бу нормаль тән температурасына китерергә һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.