Баулы районында халык җыеннары дәвам итә

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Кызылъяр мәдәният йортында Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм Баулы шәһәре прокуроры Сәйяр Зиятдинов катнашында халык җыены узды.

Җыелышка кадәр авылның социаль-мәдәни учреждениеләрен йөреп чыгу, мәдәният йортында гражданнарны кабул итү оештырылды.

Халык җыены Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов доклады белән башланып китте. Ул билгеләп үткәнчә, Кызылъяр районда иң зур авылларның берсе булып кала. 2026 ел башына авылда рәсми рәвештә 1750 кеше теркәлгән, асылда 2000нән артык кеше яши. 2025 елда авылда 6 бала туган, 36 кеше үлгән. Авыл мәктәбендә 154 укучы исәпләнә, ә балалар бакчасына 56 бала йөри.

Җирлек башлыгы узган елда башкарылган эшләр турында да сөйләде. Авылда республика программалары ярдәмендә яңа МТЗ-82 тракторы сатып алынган, Совет, Сабирҗанов, Дуслык һәм Шакиров урамнарындагы күп балалы гаиләләр өчен бирелгән 89 участокка газ үткәрелгән. Кызылъяр “Иң төзекләндерелгән торак пункт” конкурсында җиңгән. Грант акчасына авылга керү юлында стела куелган, балалар мәйданчыклары өчен стендлар ясалган, Иске Чүте һәм Уба авылларында зиратлар өчен өстәмә участоклар рәсмиләштерелгән.

2025 елда үзара салым акчалары түбәндәге максатларга юнәлтелгән: урамнарны яктыртуга, юлларны грейдер белән тигезләүгә, Фәнис Яруллин урамында чокырларны бетерүгә, юлларны кардан арындыруга, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, скважиналарга хезмәт күрсәтүгә, зиратларны тәртиптә тотуга.

Киләчәктә авылны су белән тәэмин итүне “Водоканал” предприятиесе карамагына тапшырачаклар. Аңа кадәр су белән тәэмин итүгә хезмәт күрсәтү өчен акча кирәк. Бу максатка һәр хуҗалыктан акча җыю турында карар кабул ителде.

Марсель Даутов кискен мәсьәләләргә дә тукталды.  Аларның берсе – чүп-чар җыйган өчен һәм электр энергиясе өчен халыкның бурычы күп булу.

“Җирлек буенча бурыч суммасы 574 мең сумнан артып киткән, аерым гаиләләрнең бурычы 20 меңгә җитә”, – дип сөйләде җирлек башлыгы.

Хисап доклады Ватанны саклаучыларга булышу темасы белән тәмамланды. Авыл халкы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Җыю пунктлары мәдәният йортында, мәктәптә һәм мәчеттә эшли. Мәдәният йортында 2025 елның августыннан бирле маскировка челтәре үрү оештырылган, инде  21нче челтәрне тәмамлап киләләр.

Җыелышта төрле хезмәтләр вәкилләре дә чыгыш ясады, алар көнүзәк мәсьәләләрне күтәрделәр. Этләрне чиплаштыру, йорт хайваннары арасында тарала торган куркыныч авырулардан саклану, дәүләт программалары, мошенникларга каршы көрәш турында сүз барды.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров 2025 елда районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, авыл халкы сорауларына  җавап бирде.

Халык җыены районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән кызылъярларны бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International