Новозареченскта ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Рагат Хөсәенов һәм Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев катнашында халык җыены узды.
Халык белән очрашуга кадәр делегация социаль әһәмияткә ия объектларда: мәктәптә, балалар бакчасында, табиб амбулаториясендә, мәдәният йортында һәм янгын сүндерү постында булды.