Асия Әюп кызы Ютазы районының Каракашлы авылында күп балалы гаиләдә, алтынчы бала булып, дөньяга килә, ун еллык мәктәпне шунда тәмамлый. Хезмәт юлын Салават шәһәрендә штукатур-маляр булып эшләүдән башлый.
1959 елда, кияүгә чыккач, Асия Әюп кызы ире белән Таҗикстанга күченә. Анда ул мәдәни-агарту училищесында белем алган һәм 20 елдан артык гомерен китапханәдә методист булып эшләүгә багышлаган. Чуалышлар башлану сәбәпле, гаилә Оренбург өлкәсенә күченеп кайта. Ире белән бергә алар бердәнбер улларын тәрбияләп үстерәләр. Бүген Асия Әюп кызы - өч онык һәм алты оныкчыкгының яраткан әбисе.
Асия Әюп кызы соңгы 20 елда Баулыда яши, Николай Васильевич Шәрипов белән бергә алар матур, тату гомер кичерәләр. Үз көчләре белән дөнья көтеп, яшелчә бакчалары үстерәләр. Асия апа якыннарын тәмле-тәмле ризыклары белән сыйларга да ярата.
Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр актив тормыш рәвеше алып бара, гимнастика белән шөгыльләнә һәм хәтта теннис уйный. Асия апаның рух күтәренкелеге барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.