Баулы муниципаль районының спорт һәм туризмны үстерү бүлеге шәһәр һәм авыл җирлекләренең хезмәт коллективлары хезмәткәрләрен Баулы муниципаль районының хезмәт коллективлары арасында узачак «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы фестивалендә катнашырга чакыра.
ГТО нормаларын тапшыру 31 гыйнвар көнне, 2 нче спорт мәктәбендә уза.
08.00 сәгатьтә - катнашучыларны теркәү
09.00 сәгатьтә - чараны тантаналы ачу
09.15 - ГТО нормаларын тапшыру башлана.
Чара «Россия спорты» милли проекты кысаларында шәһәр халкының сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм эшләүче гражданнарның даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуын арттыру максатында үткәрелә.