Гореф-гадәтләрнең тере җепләре буыннарны бәйли!

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

28 гыйнварда Поповка авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге, хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында «Традиция живая нить» - «Гореф-гадәт - изге мирас» VIII район фольклор коллективлары фестиваленә старт бирелде.

Әлеге искиткеч күңелле бәйрәмдә һәр башкарылган номер - Баулы районында яшәүче халыкларның үзенчәлекле дөньясына сәяхәт булды. Фестиваль уртак мәдәниятебезнең күпкырлылыгына кагылырга, ихласлыгы белән ләззәтләнергә уникаль мөмкинлек бүләк итте.

Югары Фоминовка, Алексеевка, Татар Кандызы һәм Поповка авыл мәдәният йортларының иҗат коллективлары тамашачыларга халык иҗатының чын энҗеләрен: туган телләрдәге борынгы йолаларны һәм җырларны тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International