Агрокөллият базасында Баулы районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәнең төп максаты - квалификацияле белгечләр әзерләү өчен мәгариф системасы һәм икътисадның реаль секторы арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту. Чарада дуаль укытуны гамәлгә кертү (укуны практика белән бергә алып бару) мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә катнашучылар алга таба хезмәттәшлек турында турыдан-туры килешүләр төзергә, эш бирүчеләрдән бәяләмәләр системасын булдырырга, студентлар өчен практика оештыруны яхшыртырга, кадрларга ихтыяҗ турында даими рәвештә мәгълүмат алмашырга карар кылдылар.
Киләчәктә дә мәгариф һәм бизнес арасында конструктив диалог өчен мәйданчыклар булдыру мөһим.
Чара "Кадрлар"милли проекты кысаларында узды.