Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" Республика конкурсының зона туры узды. Сәхнәдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сигез районнан: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Зәй, Баулы һәм Ютазы районнарыннан булган катнашучылар үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Баулы районы данын конкурста төрле номинацияләрдә җиде катнашучы лаеклы яклады:
"Хатын – кыз – ана" - Регина Гайнетдинова;
"Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият" - Гүзәлия Газизуллина;
"Минем язмышым – минем һөнәрем" – Ландыш Нәҗмиева;
"Хатын-кыз – лидер" - Евгения Беляева;
"Хатын- кыз-– бизнес- леди " - Люция Гыйльметдинова;
"Өченче буын героинясы" – Ләйлә Гафиятуллина;
"Ир-ат – игелекле йөрәк " - Марат Ильясов.
Чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча дүрт якташыбыз үз номинацияләрендә җиңүче булдылар: Регина Гайнетдинова, Ландыш Нәҗмиева, Ләйлә Гафиятуллина һәм Марат Ильясов.
Районның башка вәкилләренә оештыру комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Зона турында җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак республика конкурсының финалына чакырылды.