Районның авыл җирлекләрендә узган елга йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары башланды.
Беренче халык җыены Кырымсарай авылында узды. Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов та катнашты.
Традиция буенча җыен башланганчы җитәкчеләр авылның социаль әһәмияткә ия объектларын карап чыктылар. Мәктәптә, балалар бакчасында, янгынга каршы хезмәтнең аерым постында һәм "Әхмәтов" КФХында булдылар.
Мондый җыелышлар җирле үзидарә эшендәге уңай якларны тиешенчә бәяләү өчен яхшы мөмкинлек булып тора.