Баулы районында картинг буенча ярышлар узды

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Кызылъяр авыл җирлеге территориясендәге сулыкта Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча беренче этапның унынчы ачык ярышлары узды.

Татарстан һәм Башкортстаннан 8 яшьтән 55 яшькә кадәрге 100 гә якын спортчы, салкын һава торышына карамастан, боз өстендәге трассада төрле техник классларда осталыкларын күрсәтте.

Чараны ачу тантанасы «Баулы шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов катнашында узды. 

Катнашучылар, чын кышкы автоспорт бәйрәме атмосферасын тудырып, тизлекне һәм җитезлекне генә түгел, команда рухын да күрсәттеләр.

Баулы районыннан ярышларда “Яшьләр доньясы” яшьләр үзәге каршындагы “Пегас” спорт-патриотик юнәлешле яшүсмерләр клубының 12 пилоты катнашты.

Шәхси беренчелектә "Пегас" картинг-клубында тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

«Хонда-А» классында:
3 урында - Исмаил Абзалетдинов

"Хонда-Б" классында:
2 урында - Елисей Нигерин

«Национальный-А» классында:
2 урында - Азат Хәбипов


Гомуми команда зачетында командаларның йомгаклау нәтиҗәләре:

 (“Шипы” классында):
1 урын - «Снайпер» СТК (Яр Чаллы шәһәре)
2 урын - «КАМАЗ-Автодеталь» картинг-клубы (Яр Чаллы шәһәре)
3 урын - «8 миля» СК (Әлмәт шәһәре)


(«Не шипы» классында):
1 урын - Лениногорск шәһәре командасы
2 урын - «Ялкын» картинг-клубы (Сарман авылы)
3 урын - «Пегас» картинг-клубы (Баулы шәһәре)


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International