Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлек температурасы нормадан 9-14 градуска түбән булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Якын көннәрдә, 25-27 гыйнварда, районнарда аномаль-салкын һава торышы сакланачак.
25 һәм 26 гыйнварда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура -24..-29 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда һәм аязганда -30..-35 градуска кадәр, көндез -16..-22 градус тәшкил итәчәк, 25 гыйнварда урыны белән -26 га кадәр,
27 гыйнварда төнлә һәм иртән -21..-26 градус булачак, көнчыгыш районнарда -32 градуска кадәр, көндез температура -10..-15 градуска кадәр күтәреләчәк., көнчыгышта -18 градуска кадәр көтелә.