Баулыда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәиров рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы булды, утырышта Баулы шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов катнашты.

Комиссия утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге һәм муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы тарафыннан ата-аналарга һәм балигъ булмаганнарга карата кертелгән 14 материал каралды. Комиссиянең 2025 елгы эшенә йомгаклар ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International