Татарстан Республикасы буенча алдагы көннәргә һава торышы фаразы

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 22-26 гыйнвар көннәрендә һава температурасының түбәнәюе турында доклад-консультация.

Алдагы тәүлектә, 22 гыйнварда, төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы -14..-19 градуска кадәр төшәчәк, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязытканда -23 градуска кадәр; көндез максималь температура -10..-15 градус, ТРның төньяк һәм көнчыгышында -20 градуска кадәр.

Җомга һәм ял көннәрендә, 23-25 гыйнварда, явым-төшем көтелми. 23 гыйнварда төнлә термометр баганалары -21..-26 градуска кадәр төшәчәк, ТР көнчыгышында һәм түбән районнарда -32°, көндез -17..-22 градус булыр дип фаразлана, көнчыгышта -25 градуска кадәр. 24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25..-30 градуска кадәр җитәчәк, урыны белән -35 градуска кадәр, көндез -18..-24 градустан югары булмаячак.

Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, төнлә минималь температура -23 ..-28 градус булган коры салкын һава торышы сакланачак, урыны белән -32 градуска җитәргә мөмкин, көндез максималь температура -12..-17 градус. 

23-26 гыйнварда уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International