Баулыда, "Татарстанда кыш" республика проекты кысаларында, Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча унынчы ачык ярышларның икенче этабы узачак.
Оештыручылар тамашачыларга профессионаллар һәм һәвәскәрләр ярышларын күзәтү өчен уникаль мөмкинлек алырга, спорт белән ләззәтләнергә һәм саф һавада күңелле компаниядә вакыт уздырырга вәгъдә итә.
Ярышлар якшәмбе көнне, 25 гыйнварда уздырыла. Тантаналы ачылыш 9 сәгать 30 минутта, старт 10.00 сәгатьтә булачак.
Үткәрү урыны гадәттәгечә Баулының Сәйдәшев урамындагы Госавтоинспекция белән янәшә урнашкан буада.
Фото: «Пегас» картинг-клубы