Чукындыру коенуы - православие христианнары өчен зур вакыйга. Бозлы суга чуму организм өчен стресс, бар кеше дә үз көчләрен бәяләп бетерә алмый. Шуңа да чукындыру коенулары вакытында коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм табиблары дежур тора.
- Бәйрәмне бозмас өчен, чукындыруга коенуны һичшиксез махсус хезмәтләр дежур торган урыннарда үткәрергә кирәк. Баулыда мондый купель «Иволга» шифаханәсе янындагы «Гомер чишмәсе» чишмәсендә урнашкан. Бу Баулы районында коену өчен рәсми рөхсәт ителгән бердәнбер иордань, - ди 109 янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Руслан Гайнетдинов. - Күңелсезлеккә эләкмәс өчен, үз-үзеңне ничек хис итүеңне күзәтергә кирәк. Исерек хәлдә коену тыела.
Коткаручылар сүзләренчә, гади кагыйдәләрне үтәү бәйрәмне куркынычсыз итәргә һәм аннан уңай хис-кичерешләр генә алырга мөмкинлек бирәчәк.