Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумының 2022 елның 28 декабрендәге № ПР-73-1 номерлы карары белән расланган, «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) игълан ителә.
Конкурс 2 этапта уздырыла, алар кысаларында ТИҮнең 2025 елдагы эше бәяләнә.
I этап - муниципаль - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә.
Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2026 елның 19 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр.
Баулы шәһәре территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре заявканы Татарстан Республикасы "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында (Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4 йорт), 25нче кабинетта 8:00дән 17:00гә кадәр, 8(85569) 6-07-15 (1400) телефоны буенча яисә bavl_gorispolkom@mail.ru почтасы аша калдыра ала.
II этап - республика этабы - конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә.
Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2026 елның 2 февраленнән 6 февраленә кадәр.
Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а, каб. 140
Кабул итү вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр
Почта адресы: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7а
Эл.адресы: Nataliya.Belyh@tatar.ru
Элемтә өчен телефоннар: Белых Наталья Николаевна 8 (843) 292-22-10
Иң яхшы ТИҮ республика конкурсы турында ТР МК 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары (гамәлдәге редакция): https://sovmo.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-luchshee-territorialnoe-4158329.htm