Баулы җиңел атлеты спорт елын җиңүләр белән ачты

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

9-11 гыйнвар көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә 16 һәм 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге булып узды. Баулының 1нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ралина Әхмәдиева дәрәҗәле ярышларда уңышлы чыгыш ясады.

Спортчы, ике бүләк яулап, югары нәтиҗәләр күрсәтә:

 1500 метр дистанциядә көмеш;

3000 метр дистанциядә бронза медаль.

Бу казанышлар - тренер-укытучы Фәнил Төхбатуллинның ныклы, уңышлы тренировкалар уздыру нәтиҗәсе.

Фото: Баулы районының спорт һәм туризмны үстерү бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International