Баулының Октябрь мәйданында Яңа ел маҗаралары

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортының балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге “Татарстанда кыш” республика проекты кысаларында “Яңа ел маҗаралары” дигән квест үткәрде. Катнашучылар «Оливьеды» һәм «Яңа ел» командаларына бүленеп, күңелле конкурсларда бергәләп катнаштылар. Бөтерелеп төшкән кар бөртекләре, уен-көлке, азартлы бәйгеләр һәм баллы призлар болар барысы да кышкы тылсымлы атмосфераны тудырды!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International