Баулыда яшәүче Рәсимә Мөсәгыйть кызы Ганиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге матур вакыйга белән юбилярны балалары, оныклары, якыннары, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре котлады.
Рәсимә Мөсәгыйть кызы Баулы районының Исергәп авылында туган. Хезмәт юлының зур өлешен ул ОРСта төрле эшче булып, соңрак «Буровик» ашханәсендә пешекче булып эшләүгә багышлаган. Аның гомуми хезмәт стажы 35 елдан артык тәшкил итә.
Тормыш иптәше Фәтхулла белән алар 50 елдан артык бәхетле гомер кичергәннәр һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Рәсимә апа – дүрт оныкның бәхетле әбисе һәм биш оныкчыкның дәү әбисе.
Бүгенге көндә юбиляр кызы Айсылу тәрбиясендә яши. Олуг бәйрәме көнендә Рәсимә Мөсәгыйть кызы хөрмәтенә бик күп җылы котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады.