Баулының "Хезмәткә дан - Слава труду" газетасы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

1930 елдан башлап "Хезмәткә дан"газетасы район тормышы, мөһим вакыйгалар, төрле һөнәр ияләренең — фермерларның, укытучыларның, табибларның, ветераннарның һәм яшьләрнең эше турында яктырта. Газетада авыл хуҗалыгы, мәгарифнең ничек үсүе, йортлар төзелүе һәм предприятиеләр хезмәте турында язалар. Шул ук вакытта районыбыз өчен хезмәт куйган һәркемне хөрмәт итәләр. 

Газета басылып чыккан дәвердә кулдан җыелган типографиядән алып хәзерге цифрлы ресурска кадәр үзгәрә. Әмма ул һәрвакыт эшендә намуслылыгын саклап кала. Газета хәбәрчеләре - үз эшенең чын белгечләре, алар көн саен кешеләрне илһамландыра һәм берләштерә торган мөһим яңалыкларны җыялар һәм тапшыралар. 

Бүген газета интернетта да бар, бу аңа күбрәк укучыларны колачларга мөмкинлек бирә. Ул традицияләрне саклап, район тормышы турында сөйләвен дәвам итә. Газета басмалары - Баулы районы тарихының бер өлеше.

Редакция хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, районыбыз халкын яхшы хәбәрләр белән сөендереп торуларын теләп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International