Татарстан Республикасы территориясендә салкын һава торышы көтелә

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

24 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының салкынаюы көтелә:

- төнлә һәм иртән -25..-32 градуска кадәр;

- көнчыгыш районнарда көндез -25..-27 градуска кадәр.

ӘГӘР СЕЗ УРАМДА БУЛСАГЫЗ

 Туңмас өчен бер урында тормагыз, хәрәкәт итегез. Баш киеме киегез. Җилдән ышыкланыгыз.

Җылыну өчен якындагы кибетләрдән, торак йортларның подъездларыннан файдаланыгыз. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз!

ӘГӘР СЕЗ ЮЛДА БУЛСАГЫЗ

ӘГӘР СЕЗ ЮЛДА БУЛСАГЫЗ

Юлга җыенганда, һичшиксез, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга хәрәкәт маршруты һәм билгеләнгән урынга якынча барып җитү вакыты турында хәбәр итегез. Үзегез белән элемтә чараларын, зарядка җайланмаларын һәм аларга аккумуляторларны, азык-төлек запасын, шырпы, фонарь һәм җылы кием запас комплектын алырга онытмагыз. Юлда кайнар чәй, кофе белән термос комачауламас.

Планлаштырылмаган яки авария хәлендәге тукталышта, өзек-өзек сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Автомобильне җил юнәлешенә каршы куегыз, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы бераз ачып, моторны кабызып калдырырга кирәк.

ТУҢГАНДА БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ

Җылытыла торган бүлмәдә тәннең өшегән өлешен, коры йомшак тукыма белән ышкып, җылытыгыз, аннары җылы суга тыгып, акрынлап су температурасын 40-45 градуска кадәр җиткерегез. Әгәр авырту бетсә һәм сизгерлек барлыкка килсә кулыгызны (аягыгызны) киптерегез, оекбашларыгызны (перчаткалар) киегез һәм, мөмкин булса, табибка мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International