Баулылар, сак булыгыз, юка боз өстенә чыкмагыз!

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:


 1. Ныгып җитмәгән юка бозга чыкмагыз.
 2. Бозның аерым участокларында төркем-төркем җыелмагыз.
 3. Боздагы ярыкларга, бәкеләргә якын килмәгез. 
 4. Чанада, чаңгыда текә ярлардан юка бозга шуып төшмәгез.
 5. Тыелган урыннарда боз буйлап аша үтмәгез.
 6. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм  күрү мөмкинлеге начар булганда бозга чыкмагыз.
 7. Кичүләрдән тыш, бозга мотоциклларда, автомобильләрдә  чыкмагыз.

БЕЛЕРГӘ КИРӘК:

Төче суда кимендә 10 см һәм тозлы суда 15 см калынлыктагы боз кеше өчен куркынычсыз санала.  Боз тиз агымлы, чишмә агып чыккан урыннарда һәм агып төшүче суларда, шулай ук су үсемлекләре үсә торган җирләрдә, агач, куак, камышлар янында ныклы булмый. Әгәр һава температурасы 0 градустан югарырак өч көннән артык торса, бозның ныклыгы 25% ка кими. Боз ныклыгын визуаль рәвештә билгеләргә мөмкин: зәңгәр төстәге боз - нык, ак - аның ныклыгы 2 тапкырга кимрәк, тонык ак яки саргылт төстәге боз - ышанычсыз.

БӘЛА-КАЗА КИЛЕП ЧЫККАНДА:

Салкын суга баткан очракта, нишләргә: паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулыш алыгыз. Кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена эләгергә тырышыгыз, гәүдәне горизонталь рәвештә тотыгыз.  «Батам!»  дип, ярдәмгә чакырыгыз. Күкрәгегез белән сак кына боз кырыена ятып, бер аякны, ә аннары икенчесен дә бозга куярга тырышыгыз. Боз чыдаган икән, тәгәрәп, акрын гына килгән ягыгызга шуышыгыз, чөнки монда боз ныклыгы тикшерелгән инде. Туктамыйча якындагы торакка барыгыз, киемнәрегезне сыгып, җылы бүлмәдә генә ял итәргә мөмкин. Ярдәм кирәк булса, берәрсеннән «ашыгыч ярдәм» һәм коткаручыларны чакыруын сорагыз яки үзегез аларны «112» кәрәзле телефоны аша чакырыгыз. 

СУГА БАТУЧЫНЫ КОТКАРЫРГА ТУРЫ КИЛСӘ:

Теләсә нинди озын таяк, такта, колга яисә бау белән коралланыгыз. Шарф, каеш яки киемнәрне бергә бәйләп тә бау ясап була. Шуышып, кулларыгызны һәм аякларыгызны киң җәеп, коткару чараларын үз алдыгызга этеп, сакланып кына боз өстеннән хәрәкәт итегез. Судагы кешедән берничә метр ераклыкта туктап, аңа бау яисә таяк, чаңгы яки колга бирегез. Зыян күрүчене сак кына бозга чыгарыгыз һәм аның белән бергә шуышып куркыныч зонадан чыгыгыз. Зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа ярдәм итегез: юеш киемнәрен салдырыгыз, тәнен бик нык ышкыгыз (тиресе кызарганчы), кайнар чәй эчертегез. Ашыгыч медицина ярдәме чакырыгыз.

«01»-  БЕРДӘМ КОТКАРУ ХЕЗМӘТЕ, «112» - КӘРӘЗЛЕ ЭЛЕМТӘ ОПЕРАТОРЫ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International