Бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Яркәева Өмелгадә Хаҗиакрам кызы билгеләп үтте.
Өмелгадә Хаҗиакрам кызын күркәм гомер бәйрәме белән котларга Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев килгән иде. Ул юбилярга җылы теләкләрен җиткерде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Өмелгадә Хаҗиакрам кызының бар тормышы фидакарь хезмәт белән узган. Ул Баулыдагы «Колхоз-строй» төзелеш җәмгыятендә ташчы булып эшләгән. Бүгенге көндә тормышының яме - гаиләсе. Ике бала тәрбияләп үстергән Өмелгадә әбинең хәзер инде дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.