Районда чәчүлекләрнең торышын күзәтттеләр

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Белгечләр “Берёзовские зори” ширкате кырларына чыктылар. Җәмгыять җитәкчесе Владимир Шевелёв сөйләвенчә, хуҗалыкта көзге культураларның торышын даими контрольдә тоталар. Көзен барлыгы 500 гектарда көзге сабан бодае һәм 100 гектарда көзге арыш чәчелгән. Орлыкларны көзге утырту алдыннан биологик препаратлар белән эшкәрткәннәр, бу исә үсемлекләрнең туклану элементларын үзләштерүне яхшыртырга ярдәм итә.

– Бүген һава температурасы минус 18-20 градус, гадәттә, әгәр шытым янында җитәрлек шикәр микдары җыелса, сабан бодае 25 градус салкыннарга кадәр күтәрә ала. Шикәр күзәнәкләрне өзелүдән саклый һәм үсемлекләргә тискәре температурага чыдарга булыша. Арыш, фосфор-калийлы ашламалар белән тукландырганда, 30 градуска кадәр салкынга да чыдый. Бу басуда орлыклар вакытында чәчелгән, үсемлекләр җитәрлек күләмдә шикәр туплап өлгергән, тамыр системасы тере, димәк, чәчүлекләрнең сакланышы яхшы булырга тиеш, – дип аңлатты «Россельхозцентр» идарәсенең район бүлеге начальнигы Наил Галиуллин.

Белгечләр тикшерү вакытында монолитларны – үсеп чыккан культуралы җир кисәкләрен чыгаралар. Лабораториядә пробаларны тикшергәннән соң, алар үсемлекләрнең салкыннарны ничек кичерүләрен әйтә алачаклар.

– Лабораториядә үсемлекләрнең тереклеген тикшерү бөртекле уҗым культуралары тукымаларын тетразол белән буяу ысулы белән башкарыла. Тере күзәнәкләр буяла, ә “үле”ләре юк. Бу принцип буенча без төрле урыннарда, төрле культураларда мониторинг алып барабыз, аларның тискәре температурада исән калуын ачыклыйбыз, – ди Наил Галиуллин.

Баулы районы буенча көзге культуралар 5167 гектарда чәчелгән.

– Хуҗалыкларда туфракны төп эшкәртү 100 процентка төгәлләнгән. Район буенча уҗым культураларының гомуми торышы әлегә канәгатьләнерлек. Хәзер кар яву да уҗымнарны беренче салкыннардан саклап калу өчен уңай нәтиҗә бирәчәк, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов.

Белгечләр әйтүенчә, хуҗалыкта көзге бөртекле культуралар чәчүлекләренең торышы әлегә яхшы һәм канәгатьләнерлек. Алга таба үсеш һава шартларына һәм кар катламының калынлыгына бәйле булачак. Район кырларында чәчүлекләрне мониторинглау кар яуганнан соң да дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International