Бүген, Билгесез солдат көнендә, Баулы халкы Җиңү паркында Сугышчы-җиңүче мемориалы янына һәлак булган батырларны искә алу өчен җыелды.
Истәлекле митингта мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм районның актив яшьләре катнашты.