Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов балаларның яшәү шартларын шәхсән бәяләү максатыннан «Гаилә» социаль приютында булды.
Эш сәфәре вакытында приют директоры Гүзәлия Латыйпова депутатка төзекләндерелгән бүлмәләрне күрсәтте һәм балалар өчен тудырылган уңайлы шартлар — заманча уку класслары, ял итү һәм туклану зоналары турында җентекләп сөйләде.
Рәгать Галиәгзам улы балалар белән җылы аралашты һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Сәфәр нәтиҗәләре буенча депутат социаль учреждение эшчәнлегеннән тулысынча канәгать булуын белдерде. Приют хезмәткәрләре, үз чиратында, аңа тәрбияләнүчеләрнең үз куллары белән ясаган истәлекле сувенир продукциясен бүләк иттеләр.