3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Бу көн хәбәрсез югалган һәм Ватан өчен гомерләрен биргән исемсез сугышчыларга багышлана.
Чара 3 декабрьдә 11:00 сәгатьтә Сугышчы-җиңүче мемориалы (Мемориал Воина-победителя) янында узачак.
Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны чәчәкләр салу тантанасында һәм илебезне саклаган геройлар хөрмәтенә бер минут тынлыкта торуда катнашырга чакырабыз.