Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мэрхэмэт –Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

2025 елның 5 декабрендә инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- инвалидлык алу, реабилитацияләүнең техник чараларын китереп тору проблемалары турында;

- медицина ярдәме күрсәтү проблемалары һәм аның сыйфаты турында;

- социаль ташламалар һәм түләүләр алуга бәйле проблемалар турында; - башка мәсьәләләр турында.

«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

• ТР Дәүләт Советының " Мәрхәмәт-Шәфкать»хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре

• ТР Прокуратурасы

• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

• Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

• Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

• Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре

* Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

• Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International