Бүген Баулы муниципаль районы Советы утырышында Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары сайланды. Ул безнең якташыбыз - Тимофеев Станислав Николаевич.
Станислав Николаевич 1971 елда Баулыда туган. Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын тәмамлаганнан соң, үз туган районында эшли башлый.
1999 елдан Баулы районы һәм Баулы шәһәре Хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеген җитәкли.
2003 елдан Баулы районы һәм Баулы шәһәре Хакимиятендә икътисад буенча район башлыгы урынбасары булып эшли.
2005 елдан Пенсия фонды идарәсен, ә хәзер Баулы районында Социаль фондның Клиент хезмәтен җитәкли.
Станислав Николаевич "Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре". Өч бала тәрбияли.
Аның тирән белеме, күпьеллык тәҗрибәсе һәм зирәк җитәкче буларак җаваплылыгы районыбызның алга таба социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз!
Станислав Николаевичка җаваплы урынында уңышлар телибез!